Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе» фдбудан:
2023 елның 7 ноябре 19.30 сәгатьтән 8 ноябрь 09.00 сәгатькә кадәр метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация.
2023 елның 7 ноябре кичендә, 8 ноябре төнендә һәм иртәсендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән томан көтелә.
2 ноябрьдә Иске Икшермә "Кояшкай" балалар бакчасында көзге «Алтын көз»бәйрәме үткәрелде.
«Саба таңнары» газетасы призына милли көрәш буенча ярышлар
4 нче ноябрь көнне район үзәгендә “Саба таңнары” газетасы призына узган милли көрәш ярышларында “Игенче” ҖЧҖнән 12 ир-егет катнашты.
Татарстан китап нәшрияты һәм татнетны үстерү фонды белән бергә Россия күмәк проект- әдәби марафон эшләп килә. Бу проектның максаты: татарча китаплар, әдәби әсәрләр уку гадәтен формалаштыру. Проект кысаларында 21 көн татарча әдәби әсәр укырга һәм укылган әдәби әсәрләрдән өзекне үз сәхифәңдә башкаларны да кызыктырырлык итеп, медиафайллар өстәп, контакт челтәренә урнаштырырга кирәк. Әлеге әдәби марафонда Юлбат авыл китапханәсенең китап укучылары да актив катнашып киләләр. 2 ноябрь көнне Юлбат авыл китапханәсендә, мәдәният йорты белән берлектә, “Китап – якты нур” дип исемләнгән бик мавыктыргыч, эшлекле очрашу – әдәби сәгать үткәрелде. Марафонда катнашучылар укыган китаплары, шушы китапларның авторлары турында фикер алыштылар.Үзләренә ошаган китапларны бер - берсенә тәкъдим иттеләр, укыган китаплардан иң кызык дип тапкан өлешләрен кычкырып укыдылар.
2 ноябрьдә Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Үзебезнең уен» дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрделәр. Чара башында мөдирләр балаларны уен тәртибе һәм шартлары белән таныштырдылар. Уен милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган, күп кенә танып белү, кызыклы раундларны үз эченә алган иде. Уенда катнашучыларга төрле өлкәләргә кагылышлы сораулар тәкъдим ителде: милли бәйрәмнәрне, ризыкларны, табышмакларны белү, мәкальне тәмамлау, татар телендә хәрефләрдән сүз төзү һ.б. сорауларга җавап биреп, катнашучылар үзләренең эрудицияләрен һәм логик фикерләүләрен күрсәттеләр. Җыелган баллар нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр ачыкланды һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Татарстан конституциясе 1992 елның 6 ноябрендә Республика Югары Советының XII сессиясендә кабул ителә. Бу мөһим хокукый документны булдыру төбәкнең сәяси системасын үстерүдә мөһим роль уйный. Бу вакыйга хөрмәтенә 6 ноябрь республикада бәйрәм көне дип игълан ителде. Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре бу уңайдан балалар белән бер сәгать сорау һәм җаваплар бирделәр.
Шәмәрдән авыл җирлегендә административ бина территориясен төзекләндерү эшләре алып барыла.
Балачак дөньясы уенсыз була алмый. Бала тормышында уйнау-ул шатлык, ярышлар, күңел ачу минутлары, ул баланы тормыш буйлап алып бара. Күңелле хәрәкәтле уеннар безнең байлыгыбыз. 5 ноябрьдә Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре «Безнең ишегалды чемпионнары»дигән мавыктыргыч уен программасын әзерләделәр һәм үткәрделәр. Командаларга йөгерү белән кызыклы конкурслар, туплар, кегльләр һәм боҗралар белән эстафеталар тәкъдим ителде, алар анда үзләренең спорт, акыл сәләтләрен һәм осталыкларын күрсәтә алдылар. Ахырда барлык катнашучылар татлы призлар белән бүләкләнделәр.
Халыклар бердәмлеге көне очраклы гына сайланмаган. 1612 елның 4 ноябрендә земство старостасы Кузьма Минин һәм кенәз Дмитрий Пожарский җитәкчелегендәге халык ополчениесе сугышчылары Поляк илбасарларын Мәскәүдән куып чыгаралар. Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре "Халыклар белән дуслашыйк" уен программасын оештырдылар.