«Үзебезнең уен» интеллектуаль уены

2023 елның 7 ноябре, сишәмбе

2 ноябрьдә Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Үзебезнең уен» дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрделәр. Чара башында мөдирләр балаларны уен тәртибе һәм шартлары белән таныштырдылар. Уен милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган, күп кенә танып белү, кызыклы раундларны үз эченә алган иде. Уенда катнашучыларга төрле өлкәләргә кагылышлы сораулар тәкъдим ителде: милли бәйрәмнәрне, ризыкларны, табышмакларны белү, мәкальне тәмамлау, татар телендә хәрефләрдән сүз төзү һ.б. сорауларга җавап биреп, катнашучылар үзләренең эрудицияләрен һәм логик фикерләүләрен күрсәттеләр. Җыелган баллар нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр ачыкланды һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International