ЯҢАЛЫКЛАР


8
ноябрь, 2023 ел
чәршәмбе

3 ноябрь көнне Явлаштау авыл китапханәсендә “Китап - киңәшчең синең” дип исемләнгән китапханә дәресе уздырылды.Укучылар китапның безнең кулга килеп кергәнче үткән юлы,китапханә тарихы, кайткан яңа китаплар белән танышты,сорауларга жаваплар бирде. Китапны дөрес итеп куллану турында сөйләшкәннән соң, китап кыстыргычы ясау буенча мастер-класс күрсәтелде. Соңыннан балалар яңа китаплар алып өйләренә таралыштылар.

Бүген  4 ноябрь – Бердәмлек көне. Нәкъ менә шушы бердәмлек безнең илебезнең тынычлыгына, мөстәкыйльлегенә китергән. Безнең Республикабызда төрле милләт халыклары яши: татарлар, руслар, чувашлар, марилар, башкортлар һ.б. Барлык милләт кешеләре дә үзара дус яшиләр: бер-берләренә кунакка йөриләр, бергәләп күңел ачалар, бәйрәм итәләр. Шушы уңайдан, Явлаштау мәдәният йортында мәктәп яны лагерьрына йөрүче балалар белән "Бергә булыйк, бердәм булыйк, дуслыкның көче шунда" девизы астында чара үтте.  Дуслык, бер-береңә яхшы мөнәсәбәттә булу турында шигырьләр, әкиятләр укылды һәм дуслыкның көчен чагылдырган плакат ясалды. Чара китапханә белән берлектә оештырылды.

4 ноябрь көнне Теләче муниципаль районында төрле категориядәге спортчылар  арасында армрестлинг буенча Татарстан Республикасы беренчелеге һәм чемпионаты узды. Чара Халык Бердәмлеге көненә багышланган иде. Ярышларда республиканың 12 шәһәр һәм районыннан 17 команда катнашты. Ярышлар уң һәм сул кулда үткәрелде, кагыйдәләр нигезендә, катнашучыларны авыру төрләре һәм үлчәү категорияләре буенча бүлештеләр. Катгый көрәштә Лесхоз интернат-йортыннан социаль хезмәтләр алучы Заһидуллин Рөстәм Ибраһимович катнашты. Спортчы иң яхшы нәтиҗәне күрсәтте һәм икенче урынны алды. Спортчыны уңышлы чыгыш ясавы, яхшы нәтиҗәсе һәм призлы урыны белән котлыйбыз.

 

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

Сулыш органнарының төп авырулары-бронхит, пневмония, бронхиаль астма, хроник обструктив үпкә авыруы (ХОБЛ), бронхоэктатик авыру, респиратор дистресс-синдром, үпкә артериясе тромбоэмболиясе, үпкә интерстициаль авырулары, плеврит, үпкә эмфиземасы, үпкә рагы.

Тэги: хастаханә

4 ноябрь көнне “Саба таңнары” газетасы призына  һәм Татарстан Республикасы чемпионатына иң көчле көрәшчеләрне сайлап алу буенча  ир-егетләр арасында шәхси-команда район чемпионатына милли “Көрәш” ярышлары булып үтте. Әлеге ярышта Тимершык авыл җирлеге командасы актив катнашты..

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

4 ноябрьдә бөтен илебез – Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтә!

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

Бүген Саба 2 нче номерлы “Әллүки” балалар бакчасында Халыклар дуслыгы дип исемләнгән бәйрәм узды

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

5 ноябрьдә фехтование буенча Бөтенроссия ярышларында команда турнирында Саба-Арена спорт мәктәбе вәкилләре бүләкләргә лаек булдылар.

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

«Кече һәм урта эшкуарлык» милли проектын тормышка ашыру кысаларында, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән, Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының «Минем бизнес» үзәге кондитер һәм азык-төлек продукциясе җитештерү белән шөгыльләнүче үзмәшгульләр һәм эшмәкәрләр өчен бушлай хезмәт күрсәтте.

Хөрмәтле Ике Басу Арташ халкы!  2023 елның 8нче  ноябрь көнне авария булу  сәбәпле,  Ике Басу Арташта 9:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр су туктатылып тора. Килеп туган уңайсызлыклар өчен гафу үтенәбез!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International