“Якты булсын безнең киләчәк”

2023 елның 8 ноябре, чәршәмбе

4 ноябрьдә бөтен илебез – Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтә! Бу Россиянең бәйсезлеге, дәүләтчелеге һәм ныклыгы символы. Югары Симет мәдәният йортында, Түбән Симет авыл клубы һәм  китапханәсе белән берлектә, бәйрәм чарасы узды. Алып баручылар кунакларны җылы сәламләделәр. Бу бәйрәмнең Россиялеләр өчен әһәмияте турында сөйләделәр. Безнең көчебез бердәмлектә һәм барысына да тынычлык теләделәр.

Тамаша залы бәйрәм көнендә тулы иде. Бер сәгать дәвамында концерт барды.  Артистларның чыгышлары кызыклы программага әверелде. Сәнгать эшчәнлегендә катнашучылар башкаруында концерт номерлары күрсәтелде. Төрле милли биюләр башкарылды. Бәйрәмнең бизәге булып яшьләр һәм "Ак калфак" клуб оешмасы әгъзалары оештырган "Каз өмәсе" йоласы булды.

Концерт программасының һәр номеры патриотизм, Ватаныбыз һәм бүген аны яклаучылар өчен горурлык хисе белән сугарылган иде.

Артистларның барлык чыгышлары да көчле алкышларга күмелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International