ЯҢАЛЫКЛАР


9
ноябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Югары Шытсу авылы мәдәният йортында бильярд буенча ярыш үткәрелде. Ярышта авыл егетләре актив катнашты. Барлык катнашучыларга истәлеккә бүләкләр тапшырылды.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Бердәмлек көне — илебез тарихына хөрмәт белдерү һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам иттерүнең бер күркәм билгесе. Төрле милләт, дин һәм төрле катлам вәкилләре - бер булып, уртак Ватаныбызда матур гомер итәләр. Шул уңайдан, 6 ноябрь көнне, Явлаштау мәдәният йортында, китапханә һәм Мишәбаш мәдәният йортлары белән берлектә, "Дуслар җыелган җирдә" исемле ял концерты оештырылды. Концертта Явлаштау авыл җирлегенең үзешчәннәре катнашты.

 

Хөрмәтле Байлар Сабасы шәһәр тибы бистәсе халкы! Авариягә бәйле рәвештә,2023 елның 9 ноябрендә 09:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр Закир Йосыпов урамы, 5нче йортта урнашкан "Тулпар"ресторанында, Киров урамында, Комаров урамында үзәкләштерелгән су белән тәэмин итүне сүндерү планлаштырыла. Уңайсызлыклар өчен гафу үтенәбез.

2023 елгы цифрлы спорт трансформациясе конкурсында номинантлар игълан ителде.

«Иң яхшы тренер-укытучы» номинациясендә Исмаилов Хайём Фәрхәдович, Ищенко Екатерина Сергеевна булды. «Иң яхшы спорт оешмасы» номинациясендә - безнең мәктәп, «Үз-үзеңне контрольдә тоту көндәлеген алып баруга иң яхшы караш» номинациясендә: Вәлиуллина Риана, Газетдинов Бәхтияр, Гайнуллина Зәлия, Гыймадиева Азалия, Кашапова Зарина, Сафина Иделия җиңү яулады.

 

🏆Исемлекне түбәндәге сылтама аша тулырак карагыз.

 

https://moisport.ru/konkurs2023_winners

 

«Иң яхшы тренер-укытучы»,  «Иң яхшы АИС администраторы», «Иң яхшы спорт оешмасы» категорияләрендә игълан ителгән барлык номинантлар декабрьдә узачак квалификация күтәрүне бүләк итеп алачак.

 

Мондый нәтиҗәгә ирешүегез белән котлыйбыз! Бу искиткеч эш һәм башкалар өчен үрнәк! Тормышта барысы да уңышлы булсын һәм теләсә нинди максат һичшиксез тормышка ашсын!

Алга таба тагын да күбрәк уңышлар!

 

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА Минем спорт

2023 елның 4-9 ноябрендә Алексин шәһәрендә «ЛИП. Без бергә. Спорт»  комплекслы спорт ярышлары кысаларында ПОДА спортчыларының өстәл теннисы буенча Россия Кубогы узды. Безнең спортчы Галиакберов Раил катнаш парлы разрядта көмеш призер булды. Котлыйбыз, алга таба уңышлар!

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

8
ноябрь, 2023 ел
чәршәмбе

Олы Шыңар авыл җирлеге командасы «Саба таңнары» газетасы призына иң көчле көрәшчеләрне сайлап алу буенча районның шәхси-команда чемпионатында татарча милли көрәш буенча ярышларда актив катнашты. Призерлар : Варламов Артем -1 урын ( авырлык категориясе 100 кг) Ахунҗанов Рифат-1 урын (авырлык категориясе 115 кг) Маликов Илназ - 1 урын ( авырлык категориясе 75 кг ) Рабгутдинов Руслан-3 урын (авырлык категориясе 85 кг ).

 

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

3 ноябрьдә Кече Шыңар мәдәният йортында Олы Шыңар авыл җирлегендәге  мәдәният  учреждениеләре хезмәткәрләре тарафыннан яңа иҗат сезонын ачуга багышланган «Без сезне һәрвакыт күрергә шат» дигән бәйрәм концерты оештырылды.  4-5 ноябрьдә әлеге концерт программасы белән Аккүл - Бигәнәй һәм Оет авыл клубларында чыгышлар ясалды.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

Яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүне пропагандалау максатыннан, Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомуми белем бирү мәктәбе  укучылары авылдагы һәйкәл-обелискка бардылар. Укучылар һәйкәлнең тирә-ягын чүптән арындырдылар.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

"Сатыш" командасы Саба районы мини-футбол чемпионатында актив катнаша.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

4 ноябрь көнне Сатыш мәдәният йортында Халиса Сибгатованың "Яшьнәп яшәлгән гомер" дип исемләнгән портреты кичәсе узды. Халисә Галиевна халыкка мәдәни хезмәт күрсәтүгә күп көч һәм тырышлык куйды. Иҗат кичәсенә аны котларга мәдәният ветераннары, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар, дуслар, хезмәттәшләр һәм тамашачылар килде. Барысы да Халисә Галиевнаның бетмәс-төкәнмәс тормыш энергиясенә сокланып, сәламәтлек һәм иҗади уңышлар теләделәр. Чара җылы, күңелле шартларда узды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International