Кече Шыңар мәдәният йортында яңа иҗат сезонын ачуга багышланган концерт

2023 елның 8 ноябре, чәршәмбе

3 ноябрьдә Кече Шыңар мәдәният йортында Олы Шыңар авыл җирлегендәге  мәдәният  учреждениеләре хезмәткәрләре тарафыннан яңа иҗат сезонын ачуга багышланган «Без сезне һәрвакыт күрергә шат» дигән бәйрәм концерты оештырылды. Мәдәният йорты кунаклар һәм авыл халкы өчен үз ишекләрен ачты. Бәйрәм чарасы "Кияү мунчасы"фольклор йоласы белән башланды, анда уен-көлке, биюләр дә, җырлар да бар иде. Тамашачылар "Мирас" фольклор коллективы, "Зифа" һәм "Туган як" вокаль ансамбльләре чыгышын бик җылы каршы алдылар. Хореография коллективы чыгышы, солистлар һәм аерым җырчылар башкаруында матур музыкаль номерлар бәйрәмгә ямь өстәде. 4-5 ноябрьдә әлеге концерт программасы белән Аккүл - Бигәнәй һәм Оет авыл клубларында чыгышлар ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International