Чәбия Чүрчи авыл клубынды балалар өчен "Күңелле кыланышлар" уен программасы узды. Чара уен формасында үтте. Программага табышмаклар, викториналар, конкурслар кертелгән иде.
Олы Нырты мәдәният йортында мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләгән бәйрәм концерты узды. Бәйрәм программасы башында тамашачылар «Солдат озату»халык йоласының театральләштерелгән куелышын карадылар. Әлеге чараның дәвамы булып үзешчән артистларның матур чыгышлары булды.
2023 елның 9 ноябре 18.00 сәгатьтән 10 ноябрь 18.00 сәгатькә кадәр
метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация.
9 ноябрь кич, 10 ноябрь төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре территориясендә урыны белән 15-18 м/с көчле җил (Казанда 10 ноябрь көндез) һәм көчле яңгыр көтелә.
«Ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында бадминтон буенча Саба муниципаль районы чемпионаты-2023» 2023 елның 12, 19 ноябрендә үткәрелә. Утырыш урыны «Саба-Арена» спорт мәктәбенең мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе. Ярышларның графигы җирәбәдән соң игълан ителәчәк (2023 елның 12, 19 ноябрендә 09:30 сәгатьтә «Саба-Арена» спорт мәктәбендә узачак). Уеннар 10: 00 сәгатьтә башлана.
Ярышларда Саба районында яшәү урыны теркәлгән 18 яшьтән өлкәнрәк (2023 елның 12 ноябренә), табиб рөхсәте һәм тиешле әзерлеге булган спортчылар катнаша ала. Чемпионатта катнашу өчен гаризалар алдан 2023 елның 9 ноябренә 12:00 сәгатькә кадәр электрон почтага кабул ителә: saba_arena@mail.ru Шулай ук беренче рәсми уенга кадәр табиб визасы белән исем гаризалары бирергә кирәк. Исемле гариза һәм сәламәтлек иминияте булмаса, катнашучы ярышларга кертелми!
Үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2023 елның 15 ноябрендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Роспотребнадзор» ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика территориясендә идарәдә һәм 12 территориаль идарәдә эшкуарлар өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне оештыра.
Кичә, 8 ноябрьдә, Эзмә мәдәният йортында «Сәламәт тәндә сәламәт рух»темасына лекция узды.
Лекцияне фельдшер-акушерлык пункты мөдире Садриева З.Р. үткәрде.
Мишә авыл җирлеге территориясендәге юл яны полосасын чистарту
Югары Шытсу мәдәният йортында, балалар катнашында, "Дуслык күпере" дип исемләнгән концерт булып үтте. Концерт халыклар бердәмлеге көненә багышланып үткәрелде.
8 ноябрьда Саба муниципаль район Советының чираттагы утырышы булып узды. Аның эше белән район Советы рәисе Рәис Нургалиевич Миңнеханов җитәкчелек итте.
Утырышта 2024 елга hәм 2025-2026 елларның планлаштырган чорына район бюджеты проекты беренче укылышта каралды. Доклад белән районның Финанс-бюджет палатасы рәисе Ш.Ә Сөнгатов чыгыш ясады.
Кичә Башкарма комитетның актлар залында Саба муниципаль районы Советының чираттагы утырышы (сессиясе) узды.Утырыш башланыр алдыннан Рәис Миңнеханов район үсешенә зур өлеш керткән кешеләргә дәүләт һәм район бүләкләрен тапшырды.