Кичә Саба муниципаль районы Советы утырышы (сессиясе) узды

2023 елның 9 ноябре, пәнҗешәмбе

Кичә Башкарма комитетның актлар залында Саба муниципаль районы Советының чираттагы утырышы (сессиясе) узды.Утырыш башланыр алдыннан Рәис Миңнеханов район үсешенә зур өлеш керткән кешеләргә дәүләт һәм район бүләкләрен тапшырды.

Сессия көн тәртибендә ике сорау тора иде:

1. 2024 елга, 2025 һәм 2026 еллар план чорына Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы бюджеты проекты турында беренче укылышта районның финанс - бюджет палатасы рәисе Шәмсун Сөнгатов доклад ясады;

2. Депутатка, җирле үзидарәнең сайланулы органы әгъзасына, җирле үзидарәнең сайланулы вазыйфаи затына үз керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында, шулай ук хатынының (иренең) һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында дөрес булмаган яисә тулы булмаган белешмәләр тапшырган өчен җаваплылык чаралары күрү, бу мәгълүматларны бозып күрсәтү тәртибе турында Башлыкның коррупциягә каршы һәм террорчылыкка каршы эш буенча ярдәмчесе Азат Хәлилов чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International