ЯҢАЛЫКЛАР


10
ноябрь, 2023 ел
җомга

Медицинада «преддиабет»  термины юк. Гадәттә, бу глюкозага толерантлык бозылуны аңлата, бу очракта кандагы шикәр нормадан бераз югарырак, әмма ул кеше  сизә алырлык дәрәҗәдә югары түгел. Уңайлылык өчен, безнең мәкаләдә без бу халәтне «преддиабет»дип атыйбыз.

Тэги: хастаханә

Хөрмәтле Саба бистәсе халкы! Авариягә бәйле рәвештә, 2023 елның 10 ноябрендә 09:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр "Тулпар" ресторанында, "Ләззәт" кафесында, пекарняда, Титов урамында, Объездная урамында, Яшьләр урамында, 9 Май урамында үзәкләштерелгән су белән тәэмин итүне сүндерү планлаштырыла.

Уңайсызлыклар өчен гафу үтенәбез.

2023 елның 10 ноябре 06.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр

метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация.

10 ноябрь иртәсендә һәм көндез Татарстан территориясендә урыны белән томан көтелә, күз күреме 500 метрга кадәр һәм аннан да кимрәккә начарлана.


9
ноябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

8 ноябрьдә Арча шәһәренең мәдәният йортында «Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортлар, психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән интернат-йортлар эшчәнлеге нәтиҗәләре» дигән темага семинар узды. Семинарда Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Абдреева Юлия Ивановна чыгыш ясады. Шулай ук социаль учреждение технологияләре буенча мастер-класслар күрсәттеләр.

        Лесхоз интернат-йорты семинарда актив катнашты, үзенең яңа технологияләрен күрсәтте, мәсәлән, чыбыктан зур фигуралар үтү һәм дәвалау үсемлекләреннән һәм ылыслы агачлардан хуш исле мендәрләр булдыру.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

Олы Шыңар авылында  яшәүче Хаҗиев Равил Ибрай улына 2023нче елның 9нчы ноябрендә 90 яшь тулды. Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н.Миңнеханов исеменнән котлау һәм истәлекле бүләкләрне  Саба муниципаль районы социаль яклау бүлеге башлыгы Гайнетдинова Л.Н. тапшырды.  Котлауларга шулай ук  Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы А.Г.Гарипов, “Туган Як” җәмгыяте вәкиле Билалова З.Х. да  кушылды.

 

 

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

Укучы авыл яшьләре арасында аграр һөнәрләрнең абруен күтәрү максатында 2023 елның 9 ноябрендә “Саба аграр көллияте” ДАҺБУ базасында 7 - 11 нче сыйныф укучылары һәм көллият студентлары “Казан дәүләт аграр университеты” югары һөнәри белем бирү ФДБМУ һәм “Н.Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе” югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе вәкилләре белән очрашты.

Бүген, 9 нчы ноябрь көнне, Сабаның 6 нчы номерлы  "Балачак" балалар бакчасы хезмәткәрләре ГТО нормативларын тапшырдылар. Катнашучылар 29 яшьтән 59 яшькә кадәрлеләр иде.

Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә хезмәт инструкторы тарафыннан «Җитез куллар» программасы нигезендә дәресләр үткәрелә. 

Ир-атлар командалары арасында мини-футбол буенча Саба муниципаль районы чемпионаты.

Капиталь ремонт кысаларында картлар һәм инвалидлар өчен Лесхоз интернат-йортында Татарстан Республикасының инвестиция-төзелеш баш идарәсе җитәкчесе  Н.Р.Ситдиков булды.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International