Бүген, 9 нчы ноябрь көнне, Сабаның 6 нчы номерлы "Балачак" балалар бакчасы хезмәткәрләре ГТО нормативларын тапшырдылар.
Катнашучылар 29 яшьтән 59 яшькә кадәрлеләр иде. Һәр катнашучы тиешле нормаларны үтәп, яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Өлкән катнашучылар яшьләрдән калышмады, һәркайсы үзен сынап карады, активлык күрсәтте.
Балалар бакчасы мөдире Халитова Флюзия Рафаиловна коллективтагыларга үрнәк булсын дип, барлык сынауларны иң беренчеләрдән булып үтеп чыкты.
Иң өлкән яшьтәге катнашучы, Вәгыйзов Рәсим абый, зур күрсәткечләр биреп, безне аеруча сокландырды, барысы да аңа кул чаптылар, яхшы теләкләр әйттеләр.
Әлеге коллектив белән без бик сокланып кайттык. Алга таба да бердәм булып, спорт чараларында актив катнашып, хезмәт куюларын телибез!