90 яшьлек юбилярны котлау.

2023 елның 9 ноябре, пәнҗешәмбе

Олы Шыңар авылында  яшәүче Хаҗиев Равил Ибрай улына 2023нче елның 9нчы ноябрендә 90 яшь тулды. Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н.Миңнеханов исеменнән котлау һәм истәлекле бүләкләрне  Саба муниципаль районы социаль яклау бүлеге башлыгы Гайнетдинова Л.Н. тапшырды.  Котлауларга шулай ук  Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы А.Г.Гарипов, “Туган Як” җәмгыяте вәкиле Билалова З.Х. да  кушылды.

 Равил абый 1933нче  елның 9нчы ноябрендә Саба районы Олы Шыңар авылында дөньяга килә.  Гаиләдә 8 бала тәрбияләнәләр. Әтисе сугышка китеп, яраланып кайта. Башка сугыш чоры балалары кебек, Равил абыйга да күп авырлыклар күрергә туры килә, чөнки авылда хатын-кызлар, картлар һәм балалар гына кала, ә тормышны алып барырга кирәк – игенен дә игәргә, тырмага, сукага да йөрергә. Сугыш беткәч тә, төнне көнгә, көнне төнгә ялгап эшләүне дәвам итәләр, чөнки сугышка киткән ир-атларның яртысы һәлак булган. Башкалар кебек ул да ил язмышына кушылып хезмәткә җигелә. 1951 елны армиягә алына,  3 ел Үзбәкстанда хезмәт итә, кайткач  колхозда эшләвен дәвам итә. Кыш көне төрле эшләрдә эшләргә туры килә, колхозда түләү аз булу сәбәпле Башкорт якларына итек басарга да чыгып керәләр, шуның белән гаиләгә өстәмә керем кертәләр. Колхозда гел ат җигеп эшли. Гомуми эш стажы 46 ел. Пенсиягә чыккач та үз хуҗалыгында ат асрый, җәй буе болыннан печән ташый, кыш көннәре сунарчылык белән шөгыльләнә, җәй көне балык тотарга ярата.

1959 елда Саба районы Югары Симет авылы кызы Дания белән өйләнешәләр. 5 бала:  4 кыз  1 малай тәрбияләп үстерәләр, 9 оныклары, 9 оныкчыклары бар. Кызлары Гөлүсә белән Гүзәлия  Казанда, Фидания белән Алсу гаиләләре белән  Теләче   авылында яшиләр, уллары Илфар Олы Шыңарда үзләре белән бергә яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International