Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортлар, психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән интернат-йортлар эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча Семинар

2023 елның 9 ноябре, пәнҗешәмбе

8 ноябрьдә Арча шәһәренең мәдәният йортында «Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортлар, психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән интернат-йортлар эшчәнлеге нәтиҗәләре» дигән темага семинар узды. Семинарда Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Абдреева Юлия Ивановна чыгыш ясады. Шулай ук социаль учреждение технологияләре буенча мастер-класслар күрсәттеләр.

        Лесхоз интернат-йорты семинарда актив катнашты, үзенең яңа технологияләрен күрсәтте, мәсәлән, чыбыктан зур фигуралар үтү һәм дәвалау үсемлекләреннән һәм ылыслы агачлардан хуш исле мендәрләр булдыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International