Бүген Саба 2 нче номерлы “Әллүки” балалар бакчасында Халыклар дуслыгы дип исемләнгән бәйрәм узды. Бәйрәм Халыклар бердәмлеге көненә – бөтен Россия халкының бәйрәменә багышланган, ул тамырлары белән безнең дәүләтнең тарихи үткәненә барып тоташа. Бу бәйрәмнең әһәмияте балаларда кечкенәдән үк Россия халыклары арасында «бердәмлек» төшенчәсен формалаштыруда. Бәйрәмгә педагоглар, ата-аналар һәм балалар төрле халыкларның костюмнарын әзерләгәннәр, анда һәр төркем үз киемнәрен һәм гореф-гадәтләрен күрсәттеләр. Искиткеч бәйрәм Россиянең барлык халыкларының зур дуслык хоры белән тәмамланды. Шатлык, гаҗәпләнү һәм күңел ачуның ахыры булмады. Балалар дуслашу – бер-береңә ярдәм итү, рәнҗетмәү һәм көн саен бер-берең белән уртаклашу дигән нәтиҗәгә килделәр.