Әдәби сәгать “Китап – якты нур”

2023 елның 7 ноябре, сишәмбе

Татарстан китап нәшрияты һәм татнетны үстерү фонды белән бергә Россия күмәк проект- әдәби марафон эшләп килә. Бу проектның максаты: татарча китаплар, әдәби әсәрләр уку гадәтен формалаштыру. Проект кысаларында 21 көн  татарча әдәби әсәр укырга һәм укылган әдәби әсәрләрдән өзекне үз сәхифәңдә башкаларны да кызыктырырлык итеп, медиафайллар өстәп, контакт челтәренә урнаштырырга кирәк. Әлеге әдәби марафонда Юлбат авыл китапханәсенең китап укучылары да актив катнашып киләләр. 2 ноябрь көнне Юлбат авыл китапханәсендә, мәдәният йорты белән берлектә, “Китап – якты нур” дип исемләнгән  бик мавыктыргыч, эшлекле очрашу – әдәби сәгать үткәрелде. Марафонда катнашучылар укыган китаплары, шушы китапларның авторлары турында фикер алыштылар.Үзләренә ошаган китапларны бер - берсенә тәкъдим иттеләр,  укыган китаплардан иң кызык дип тапкан өлешләрен кычкырып укыдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International