Көрәшчеләребезнең уңышлары!

2023 елның 7 ноябре, сишәмбе

      4 нче ноябрь көнне  район үзәгендә  “Саба таңнары” газетасы призына узган милли көрәш ярышларында “Игенче” ҖЧҖнән 12 ир-егет катнашты.

    Хоккей, чаңгы кебек спорт төрләрендә актив катнашу белән беррәттән  көрәш төрендә дә үзләрен сынадылар  алар.

   Һәр чара ул -команда эше. “Игенче” командасында төрле профессия кешеләре тупланган: агроном - Хаҗиев Рүзәл , зоотехник - Вәлиев Марс, мал табибы Ибраһимов Фәнис, ветеринар санитар Хөсәенов Айдар, механизаторлар Газизов Салават, Гыймранов Нияз, Мамурзаев Радик, терлекче Хөсәенов Илнар, шоферлар Зарипов Ленар, Сабирҗанов Айнур,Николаев Руслан, Хәертдинов Раилләр .

Һәм, әлбәттә, команданы туплап, барлап йөрүче- җитәкче Алмаз Зөфәр улы  үзе.

Катнашу тәэсирләре – бик  шатлыклы. Шәхси-команда ярышында  ll  урынга  лаек булып диплом белән белән бүләкләнделәр. Шулай бердәм булып алдагы ярышларда зур уңышлар насыйп булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International