Ел саен 4 ноябрьдә безнең "Тургай" приютында "Халыклар бердәмлеге көне"бәйрәме билгеләп үтелә. Зур яшьтәге кызлар "Тургай"радиоузлы буенча әлеге бәйрәмнең тарихы һәм традицияләре турында кызыклы хикәя әзерләделәр һәм чыгыш ясадылар.
Патриотик юнәлештәге чаралар үткәрү балаларның туган як, без яшәгән ил турында күзаллауларын киңәйтә, Ватанга мәхәббәт тәрбияли, патриотик хисләр, бер-беребезгә карата игелекле мөнәсәбәт тәрбияли.
Тәрбияче Сәитова Г.б. "Тургай" приюты тәрбияләнүчеләре белән "Россия, Ватан, бердәмлек" танып белү программасын үткәрде. Чара барышында балалар бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, ата-бабаларыбызның Ватан бәйсезлеге хакына башкарган батырлыклары белән таныштылар. Балалар Ватаныбызның никадәр бөек һәм матур, аның тарихының вакыйгаларга ничек бай булуын искә төшерделәр.