«Тургай "приютында" Татарстан Республикасы Конституциясе көне"бәйрәменә багышланган чаралар узды. 6 ноябрьдә " Минем яраткан Татарстаным "танып белү программасы үтте. Чара барышында тәрбияләнүчеләр республикабыз Конституциясен кабул итү тарихы, дәүләт символикасы белән таныштылар. Герб һәм флагны кайчан һәм кайда күрергә, гимнны нинди очракларда ишетергә мөмкинлеген ачыкладылар. Аннары балалар викторина сорауларына үз белемнәрен күрсәтеп җавап бирделәр. Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган «Мин үз республикам гражданы» викторинасы уздырылды. Балалар бәйрәм, Татарстанның төп символлары-флаг, герб, гимн турында мәгълүмат алдылар һәм үз хокукларын һәм бурычларын белделәр.
Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган чаралар бик кунелле утте.