ЯҢАЛЫКЛАР


29
декабрь, 2023 ел
җомга

29 декабрьдә безнең приютка Россия юридик компаниясе, АНП Зенит вәкилләре килде.Безнең иганәчеләр безгә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен уен бүлмәсенә җиһазлар бүләк иттеләр.Шулай ук балаларыбызны Яңа ел белән котладылар.

Кадерле иганәчеләребезгә зур рәхмәтебезне белдерәбез.

 

Тэги: ОСЗ Тургай

29 декабрьдә балаларыбызны Яңа ел белән котларга Бөтенроссия ветераннар иҗтимагый оешмасы вәкилләре килде,алар безнең тәрбияләнүчеләрне Яңа ел белән котладылар, хәрби хезмәт, Россия геройларының батырлыклары һәм казанышлары турында сөйләделәр һәм Яңа ел бүләкләре тапшырдылар. Очрашу бик кунелле узды.

 

Тэги: ОСЗ Тургай

Түбән Шытсу авыл җирлеге Кыш бабайлар парадында актив катнашты. Түбән Шытсу авыл җирлеге “Кыш Бабайлар парады” чарасында делегациянең иң яхшы бизәлеше” дип аталган җигүле атлары арасында номинациядә икенче урынны алды.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Югары Шытсу мәдәният йортында, шул авыл егете Гайбадуллин Наиль Хәбир улы себерке бәйләү буенча мастер класс күрсәтте. Ул әлеге эш процессын бик тырышып, барлык нечкәлекләре белән аңлатты. 

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

28нче декабрь көнне Саба  урта мәктәбенең актлар залында махсус хәрби операциядә  хезмәт итүче хәрбиләрнең сабыйлары өчен Яңа ел тамашасы үткәрелде.

Тэги: Мәгариф идарәсе

Иҗади эшләүче укытучыларны ачыклау, алдынгы тәҗрибә, белем бирү процессын оештыруда һәм үткәрүдә яңа педагогик технологияләр тарату максатларында 2023 елның 18-28 декабрендә Татарстан Республикасы Саба муниципаль районында «Ел укытучысы» һәм «Яшь педагог»район конкурслары узды.

29 нче декабрьдә «Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты» дәүләт казна учреждениесе хезмәткәрләре Саба муниципаль районының Яңа ел чыршысын ачуда Кыш бабайлар һәм Кар кызлары парадында катнаштылар.
Тэги: ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе ОСЗ Югары-Утар балалар интернат-йорты

Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Шәмәрдән авылында биологик чистарту корылмалары төзү һәм канализация коеларын герметик коеларга алыштыру дәвам итә

Тэги: окс

27 декабрьдә Шәмәрдән авылының үзәк мәйданында Яңа ел чыршысын ачу тантанасы булды. Чарада,  Шәмәрдән модель китапханәсе хезмәткәре Л.Д. Мөхәммәтҗанова һәм ШСДК каршындагы сәнгать үзешчәнлеге белән берлектә, Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре катнаштылар. Тамашачыларга театральләштерелгән тамаша күрсәтелде. Шулай ук җыелган җирле халык һәм кунаклар алдында Саба муниципаль районы Башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов һәм авыл җирлеге башлыгы А. К. Вәлиев тәбрикләү сүзе белән чыгыш ясадылар. Программада оешмаларның иң яхшы чыгышы, Яңа ел чыршысын бизәү, йорт яны территориясен бизәү өчен бүләкләүләр бар. Чара концерт номерлары, төрле хәрәкәтле уеннар һәм башка күп нәрсәләр белән чиратлашып, бу бәйрәм чарасын онытылмаслык итә. Уеннарда һәм конкурсларда актив катнашучылар өчен бик күп бүләкләр булды.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

Шәмәрдән авыл җирлеге «Кыш бабайлар парады» конкурсында җигелгән атлар номинациясендә беренче урынны яулады.

 

 

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International