«Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты» дәүләт казна учреждениесе хезмәткәрләре Саба муниципаль районының Яңа ел чыршысын ачуда Кыш бабайлар һәм Кар кызлары парадында катнашуы.

2023 елның 29 декабре, җомга
29 нче декабрьдә «Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты» дәүләт казна учреждениесе хезмәткәрләре Саба муниципаль районының Яңа ел чыршысын ачуда Кыш бабайлар һәм Кар кызлары парадында катнаштылар. Безнең районда Кыш бабайлар һәм Кар кызлары парады инде традицион чарага әверелде һәм даими үткәрелә. Кыш бабайлар, Кар кызлары һәм популяр әкият персонажлары ролендә мәдәният учреждениеләре, мәктәпләр, балалар бакчалары, предприятиеләр, оешмалар һәм район учреждениеләре хезмәткәрләре чыгыш ясады. Безнең коллектив искиткеч һәм тылсымлы Яңа ел бәйрәмендә бик күңелле ял иттеләр. Без районның төп Яңа ел чыршысында яңгыраган котлауларга кушылабыз һәм барыбызга да бәхетле Яңа ел телибез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International