27 декабрьдә Шәмәрдән авылының үзәк мәйданында Яңа ел чыршысын ачу тантанасы булды.

2023 елның 29 декабре, җомга

27 декабрьдә Шәмәрдән авылының үзәк мәйданында Яңа ел чыршысын ачу тантанасы булды. Чарада,  Шәмәрдән модель китапханәсе хезмәткәре Л.Д. Мөхәммәтҗанова һәм ШСДК каршындагы сәнгать үзешчәнлеге белән берлектә, Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре катнаштылар. Тамашачыларга театральләштерелгән тамаша күрсәтелде. Шулай ук җыелган җирле халык һәм кунаклар алдында Саба муниципаль районы Башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов һәм авыл җирлеге башлыгы А. К. Вәлиев тәбрикләү сүзе белән чыгыш ясадылар. Программада оешмаларның иң яхшы чыгышы, Яңа ел чыршысын бизәү, йорт яны территориясен бизәү өчен бүләкләүләр бар. Чара концерт номерлары, төрле хәрәкәтле уеннар һәм башка күп нәрсәләр белән чиратлашып, бу бәйрәм чарасын онытылмаслык итә. Уеннарда һәм конкурсларда актив катнашучылар өчен бик күп бүләкләр булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International