28нче декабрь көнне Саба урта мәктәбенең актлар залында махсус хәрби операциядә хезмәт итүче хәрбиләрнең сабыйлары өчен Яңа ел тамашасы үткәрелде. Әлеге чарада туганнан алып 7 яшькә кадәрге 45 бала катнашты.
Балаларны Яңа ел белән Россия Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон, район башлыгы Рәис Миннеханов котлады. Тамашадан соң Кыш бабай һәр балага Мәгариф министрлыгы һәм Рәис Миннеханов тарафыннан әзерләнгән уенчыклар, тәмле күчтәнәчләр тапшырды.