ЯҢАЛЫКЛАР


20
февраль, 2024 ел
сишәмбе

14-18 февраль көннәрендә Новосибирск өлкәсе, Бердск шәһәрендә "Бадминтон буенча 13, 15, 17 яшькә кадәр булган егетләр һәм кызлар арасында "Себер воланы" Бөтенрәсәй ярышлары" үтте. Саба районының яшь бадминтончылары яхшы чыгыш ясады: 13 яшькә кадәр: 3 урын - Сафиуллин Рөстәм / Әхмәтшина Самина, парлы катнаш категориядә, 3 урын - Сафиуллин Рөстәм / Воробьёв Артем (Алабуга) белән парда, ирләр парлы категориясендә, 15 яшькә кадәр: 3 урын - Галимуллин Расуль / Черкесов Глеб (Казан) белән парда, ирләр парлы категориясендә. Спорт мәктәбе призерларын һәм тренерларын яхшы чыгыш белән котлыйбыз. Уңышлы чыгышлар һәм ярышларда җиңүләр телибез!

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

Ленинград блокадасы турында 80 факт

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

Түбән Шытсу төп мәктәбе базасында 25 нче тапкыр Файзрахманов Мәгъсүм Фәйзи улы истәлегенә көрәш ярышлары булып үтте. Ярышта Саба, Теләче, Питрәч, Мамадыш районнарыннан барлыгы 95 көрәшче катнашты. Җиңүчеләр һәм призерлар грамота, акчалата бүләккә ия булдылар. 

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

"Шытсу" авыл хуҗалыгы җәмгыяте бригадиры, Түбән Шытсу авыл җирлеге Советы депутаты Салихов Илгиз Хатип улы, атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исеменә лаек булды. Чын күңелдән котлыйбыз!

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Россиядә Гаилә елы уңаеннан «Гаилә ярышы»  эстафетасы оештырылды. Арташ авыл җирлегеннән Әгъләмҗановлар гаиләсе катнашты.

Тэги: Арташ авыл җирлеге

Кышкы спорт төрләре көнендә Финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләре бик теләп чаңгы юлына бастылар. Һәм үзләре генә түгел, ә уллары белән. Нәтиҗәдә, Загидуллиннар гаиләсе 1 урынга, Саматовлар гаиләсе 2 урынга, Валеевлар гаиләсе 3 урынга лаек булды. Котлыйбыз!

Гыйнвар-февраль айларында 2023 ел йомгаклары һәм 2024-2026 еллар план чорына бурычлар буенча Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының эре һәм урта предприятиеләрендә хезмәт коллективлары җыелышлары уздырылды.

19 нчы февраль көнне «Пирамида» күңел ачу комплексында IX Республикакүләм «Сәмрух» ел премиясе җиңүчеләре билгеле булды.

Тэги: Мәгариф идарәсе

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация

Татарстан Республикасы инженерлык челтәрләре дәүләт идарәсендә Калатау, Иштуган һәм Миңгәр торак пунктларында суүткәргеч челтәрләрен проектлау буенча киңәшмә узды.

Тэги: окс ОКС

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International