2024 елның 16 февралендә 1-9 сыйныф укучыларының фәнни-тикшеренү, проект һәм иҗади эшләренең республика конкурсы үтте. Конкурста безнең тәрбияләнүчебез Рубцова Владислава катнашты. Ул уңышлы чыгыш ясый һәм үзенең проект-тикшеренү эше белэн 1 урынны ала.
Владиславаны һәм аның җитәкчесе Дәүләтгәрәева Гөлфинә Зөфәр кызын котлыйбыз. Аларга алга таба да уңышлар телибез!
17 февральдә Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән спортчылар арасында чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты узды. Бу чемпионатта өлкәннәр һәм инвалидлар өчен Лесхоз интернат-йорты исеменнән социаль хезмәтләр алучы Заһидуллин Рөстәм Ибраһимович чыгыш ясады, ул 1 урынны алды. Заһидуллин Рөстәмне шундый зур казанышлары белән чын күңелдән котлыйбыз.
Олы Кибәче урта мәктәбендә герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көнен билгеләп үттеләр.
Олы Кибәче урта мәктәбендә кайнар нокталарда хезмәт иткән ир-егетләр белән очрашу кичәсе булды. Очрашуга шулай ук Саба районы диңгезче ветераннар оешмасы рәисе Галиев И.У., Саба районы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гайнутдинова Л.Н. килгән иде.
2024 елның 15-18нче февраль көннәрендә физик тәрбия фәне буенча 9-11 сыйныф укучылары арасында Бөтенроссия олимпиадасының региональ этабы узды.
2024 елның 17 февралендә Тимершык авылында Тимершык авыл җирлеге командалары арасында Гәрәев Илнур Габделбәр улы, Яхин Ильнур Галимулла улы, Нуруллин Илнар Илдар улы, Даминов Зөлфәт Габделхай улы истәлекләренә волейбол уены ярышлары узды.
15 февральдә без герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 118 ел тулуны билгеләп үтәбез. Кызыл-Мишә мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре Муса Җәлилнең туган көненә багышланган "Гасырларда калыр батырлык" шигърият кичәсен үткәрделәр. Китапханәче балаларны шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән таныштырды, Моабит дәфтәрләренең нинди авыр юл үтүе турында, куркыныч җәзалаулар да, үлем куркынычы да шагыйрьне дәшми калырга, ныклы характерны җимерергә мәҗбүр итә алмаганлыгын беләләр. Шулай ук «Муса Җәлил – шагыйрь-патриот» күргәзмәсенә күзәтү ясалды, анда шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында китаплар тәкъдим ителде, әмма балаларның аерым игътибарын шигырьләрнең якты басмалары җәлеп итте. Чара барышында балалар башкаруында герой-шагыйрьнең шигырьләре һәм аның сүзләренә язылган җырлар яңгырады.
“Сабантуй” спорт мәктәбе беренче тапкыр кызлар арсында баскетбол буенча ярышлар уздырды. Ярыш 17 февраль көнне Тимершык гомумбелем бирү мәктәбе базасында 2011- 2012 нче елгы һәм аннан кечерәк кызлар арасында булды. Ярышта барлыгы 6 команда көч сынашты: Саба гимназиясе, Югары Симет, Явлаштау, Саба, Тимершык урта гомумбелем бирү мәктәпләре һәм Сәләтле балалар өчен урта гомуми белем мәктәп – интернаты.
Кукмара районының Аш-Буҗи авылында «Кукмара сөте» кубогына алкалы хоккей буенча турнир узды. Шәмәрдән авыл җирлеге командасы беренче урынны алды. Хисаметдинов Марсель иң яхшы капкачы дип танылды.