21 февральдә Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, социаль хезмәтләр алучылар, тәрбияче белән берлектә, открыткалар ясап, ир-атларга бүләк иттеләр.
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе» фдбудан:
2024 елның 22 феврале 00.00 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр
метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация.
22 февраль төнендә һәм иртән Татарстан Республикасының көньяк һәм көнчыгыш районнарында урыны белән һава температурасының -25..-29˚ кадәр төшүе көтелә.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы даими рәвештә өлкән яшьтәге кешеләр белән очрашулар үткәрә. Әйтик, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Саба муниципаль районының «Балкыш «халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә ял итүчеләр һәм дәваланучылар өчен чара үткәрде.
Товар яки хезмәт сатып алу финанс эзен касса чегы рәвешендә калдырырга тиеш. Сатып алучы товар сатып ала һәм акчаны сатучыга тапшыра, сатучы үз чиратында бу фактларны касса чегы белән барлык кирәкле мәгълүмат белән раслый. Касса чегы белән бергә сатып алучыга сатып алу өчен түләгәнлеге турында таныклык кына түгел, ә кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон буенча бирелгән гарантияләр дә бирелә.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре тарафыннан Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы «Тимершык урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУНЫҢ 7-11 сыйныф укучылары өчен кулланучылар белемнәре нигезләре буенча сыйныфтан тыш дәрес оештырылды.
«Саба-Арена» спорт мәктәбенең еллык планын тормышка ашыру кысаларында, 21 февральдә өстәл теннисы буенча тренер-укытучы «Кеше организмының төзелеше һәм функцияләре» дигән тема буенча ачык тренировка үткәрде. Югары квалификация категорияле тренер-укытучы Исмаилов Хайём Фарход улы ярышлардан соң һөҗүмнәрне башкару техникасын торгызу өчен күнегүләр үткәрде. Тренировкаларда укытуның психологик, физиологик, педагогик закончалыклары исәпкә алына. Тренировка дусларча узды. Спортчылар күнегүләргә кызыксыну күрсәттеләр, яхшы эмоциональ карашта булдылар.
Район Советы утырышы кысаларында оештырылган күргәзмә белән танышу һәркем өчен бик кызыклы булды. Күргәзмәдә урын алган районның авыл хуҗалыгы юнәлешендә эшчәнлек алып баручы оешма-предприятие продукциясе, эшмәкәрләрнең товарлары, җирле товар җитештерүчеләр продукциясе һәм тагын башка бик күп экспонатлар белән Финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләре танышып чыктылар.
2024 елның 20 февралендә район мәдәният йорты базасында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Р.К. Нигматуллин катнашында Саба муниципаль районы район Советы утырышы узды.
20 нче февральдә үткәрелгән чарада балалар бөек урта гасыр шагыйре Кул Гали биографиясе, аның әдәби иҗаты белән таныштылар. Кул Гали төрки әдәбиятның күренекле вәкиле һәм «Кыйсса һәм Йосыф» әсәренең авторы. Әдәбият - бөек кешеләр гасырлар дәвамында эз калдырган берничә өлкәләрнең берсе. Балалар Кул Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасының үзенчәлекләре һәм аның Идел буе татарлары мәдәнияте тарихындагы әһәмияте турында белделәр. Катнашучылар бу поэманың тарихи шартлары белән таныштылар
20 февраль көнне Саба район үзәк китапханәсе реконструкциядән соң заманлаштырылган яңа бинада үз эшен башлап җибәрде һәм тәүге кунакларын кабул итте. Татарстан Республикасы премьер –министрның беренче урынбасары Нигъматуллин Рөстәм Камил улы, РФ Дәүләт думасы депутаты И.Вольфсон, Саба муниципаль районы башлыгы Раис Нургали улы Миннеханов китапханәнең эшчәнлеге, китапханә каршында эшләп килүче клуб берләшмәләре белән таныштылар.
Саба сәнгать мәктәбеннән килгән рәсем укытучысы Гүзәл Равил кызы “Алтын куллар” клуб берләшмәсенә рәсем ясау буенча мастер - класс күрсәтте.
Районыбызның танылган язучылары Гөлсинә Галимуллина, Илмира Гимаева да үзләренең иҗади уңышлары белән бүлештеләр.
Шәүкәт Биктимеровның тууына 95 ел тулу уңаеннан үткәрелгән “Гаилә белән әкият илендә” видеоконкурсында җиңү яулаган Симет авылыннан Гатауллиннар гаиләсе Х.Такташның “Тәүфыйклы песи” шигырен сәхнәләштерделәр.
Саба гимназиясенең 4 А сыйныф укучыларына Халыкара туган тел көне уңаеннан “Туган телем – татар теле” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде.
“Өлкәннәр” клуб берләшмәсе өчен патриотик чара әзерләнгән иде.Әлеге чарада Хайриев Илнур Зөфәр улы да катнашты, тарихи истәлекләр искә төшерелде.
Китапханәбездә яшьләр өчен уңайлы мәйданчыклар барлыкка килде. Аудио китап, колакчыннар, планшетлар ярдәмендә үзләре кызыксынган китапны укый, тыңлый алалар.Бүген яшьләр шуны сынап карады.
Китапханә яңа мөмкинлекләргә бай. Шушы мөмкинлекләрне тудырган Район җитәкчесе Рәис Миннихановка, мәдәният бүлеге начальнигы Рөстәм Фидаилевичка чиксез рәхмәтләребезне белдерәбез.