22 февральдә, Ватанны саклаучылар көне алдыннан, Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре Лесхоз интернат-йортының социаль хезмәтләр алучылары өчен бәйрәм концерты оештырдылар.
" Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш» - (Сияние) тернәкләндерү үзәгендә үзәк хезмәткәрләре, социаль яклау башлыгы Гайнутдинова Л.Н. һәм Саба районы ветераннар советы рәисе Ильясов Ф.И. белән 2023 елда оешма эшчәнлеге турында еллык хисап узды.
21 нче февраль-Халыкара туган тел көне уңаеннан, Олы Кибәче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары Гафиятова Ә.Ф., Сафина С.З. һәм 6 сыйныф укучылары китпаханә мөдире Фатихова Г.Р. уздырган "Акыл-батл" дигән кичәдә катнаштылар. Гөлүсә Рамазановна аларны яңа китаплар белән дә таныштырды.
23нче февраль - Ватанны саклаучылар көне. Бәйрәм көн уңаеннан «Ләйсән» балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре өчен Саба урман хуҗалыгы тарихы музее хезмәткәрләре, иҗади остаханә формасында яклаучылар көненә карата, бүләк ясау буенча мастер-класс үткәрделәр һәм бәйрәм тарихы турында сөйләделәр. Балалар үз куллары белән әзерләнгән бүләкнең иң үзенчәлекле һәм кадерле булганлыгын аңладылар. Балалар бу бүләкләрне Ватанны саклаучылар көнендә әтиләренә бирәчәкләр.
Боз узышлары буенча Россия чемпионатының һәм Кубогының өченче этабы
2024 нче елның 18 февраль көнендә “Сабантуй” стендлы ату үзәгендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган спортинг-компакт буенча ярышлар булып узды. Әлеге ярышта “Сабантуй” спорт мәктәбеннән, Казан, Алабуга, Әгерҗе шәһәрләреннән, Киров өлкәсеннән, Чувашия һәм Удмуртия республикаларыннан килгән спортчылар көч сынашты.
16 февральдә "ФСК «Йөзү бассейны – Саба" МБУда Россиядә Гаилә елына багышланган йөзү буенча ярышлар узды.
2017 елга кадәр» әти+бала " категориясендә призерлар булдылар:
3 урын - Хаҗиев Рөстәм һәм Артур
2 урын - Арсланов Илнур һәм Мәдинә
1 урын - Вафин Ильнар һәм Камил
«Әти+бала " категориясендә призерлар 2016-2013 еллар:
3 урын - Нигамәтҗанов Ринат һәм Азамат
2 урын - Гыймадиев Илнар һәм Ясминә
1 урын - Галиәхмәтов Ренат һәм Энҗе
2012-2010 елгы балалар белән «әти+бала» категориясендә призерлар:
3 урын - Фәсхетдинов Ринат һәм Данияр
2 урын - Хафизов Фидан һәм Инсаф
1 урын - Миннигулов Илдар һәм Тимур
2017 елга кадәрге балалар белән "әни+бала " категориясендә җиңүчеләр:
3 урын Саматова Гөлия һәм Кәрим
2 урын - Гарипова Айсинә һәм Зәмирә
1 урын - Арсланова Эльза һәм Мәдинә
2016-2013 елгы балалар арасында "әни+бала " категориясендә җиңүчеләр:
3 урын - Вәлиева Эльмира һәм Азамат
2 урын - Исмәгыйлева Энҗе һәм Зәринә
1 урын - Шакирова Зөлфия һәм Айдар
2012-2010 елгы балалар арасында "әни+бала " категориясендә җиңүчеләр:
3 урын - Адгамова Диләрә һәм Азалия
2 урын - Нәбиева Алия һәм Данияр
1 урын - Галимҗанова Алисә һәм Тимер-Хан
2009-2010 елгы балалар арасында "әни+бала " категориясендә җиңүчеләр:
1 урын - Галимҗанова Алисә һәм Азалия
2017 елга кадәр бала белән "Әти, әни һәм бала" номинациясендә иң көчлеләр булды:
1 урын - Илнур, Эльза һәм Мәдинә Арслановлар.
2016-2013 елгы балалар белән "Әти, әни һәм бала" номинациясендә иң көчлеләр булды:
2 урын - Ринат, Гөлназ һәм Азамат Нигъмәтҗановлар
1 урын - Илнур, Эльза һәм Алисә Арслановлар.
2012-2010 елгы балалар белән "Әти, әни һәм бала" номинациясендә иң көчлеләр булды:
1 урын - Фидан, Айсу һәм Инсаф Хафизовлар.
Олы Кибәче урта мәктәбендә тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Кәримова Л.Р. парламент дәресе уздырды. Дәрескә Олы Кибәче авыл җирлеге башлыгы А.К.Сафин чакырылган иде. Ул балаларга мартта булачак РФ Президенты сайлаулары турында сөйләде, җирле үзидарә органнары эшчәнлеге белән таныштырды.
Татарстан Республикасында family-tatarstan.ru сайты эшләнде, анда гаиләләргә, аналарга һәм балаларга дәүләт ярдәме чаралары, шулай ук спорт һәм мәдәни чаралар турында мәгълүмат бар.
2024 елның 20 февралендә, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Нигъмәтуллин Р.К. катнашында, Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының йомгаклау сессиясе булып узды. Эш визиты барышында Нигъмәтуллин Р. К. реконструкциядән соң яңа ачылган Әбрар Кәримуллин исемендәге район китапханәсендә булды.