2024 нче елның 18 февраль көнендә “Сабантуй” стендлы ату үзәгендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган спортинг-компакт буенча ярышлар булып узды. Әлеге ярышта “Сабантуй” спорт мәктәбеннән, Казан, Алабуга, Әгерҗе шәһәрләреннән, Киров өлкәсеннән, Чувашия һәм Удмуртия республикаларыннан килгән спортчылар көч сынашты.
Ярыш барлыгы 3 категориядә үтте:
“А” категориясе – “КМС” һәм аннан югарырак категорияләре булган спортчылар;
“В” категориясе – разрядлы спортчылар;
“С” категориясе – разрядлары булмаган спортчылар;
Спортинг ату буенча “Татарстан Республикасы” кубогының 2 нче этабы җиңүчеләре һәм призлы урыннарга лаек булучылар:
“А” категориясендә:
1 урын – Басыйров Алмаз (Казан шәһәре)
2 урын – Мөбәрәкшина Айгөл (Әгерҗе шәһәре)
3 урын – Теплый Николай (Казан шәһәре)
“В” категориясендә:
1 урын – Александров Евгений (Ижевск шәһәре)
2 урын – Гарипова Алия (“Сабантуй” спорт мәктәбе)
3 урын – Мостафин Илдар (Алабауга шәһәре)
“С” категориясендә:
1 урын – Абдуллин Сәрим (“Сабантуй” спорт мәктәбе)
2 место – Санников Альберт (Ижау шәһәре)
3 место – Рябов Максим (Ижау шәһәре)
Җиңүчеләр һәм призлы урын алучылар грамота, медаль һәм кубоклар белән бүләкләнделәр. Спортчыларыбызны җиңүләре белән котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар теләп калабыз. Барлык ир-егетләрне якынлашкан бәйрәм 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәбез. Күкләребез аяз, күнелләрдә тынычлык булсын.