Район Советы утырышы кысаларында күргәзмә оештырылды

2024 елның 21 феврале, чәршәмбе

 2024 елның 20 февралендә район мәдәният йорты базасында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Р.К. Нигматуллин катнашында Саба муниципаль районы район Советы утырышы узды. Утырыш кысаларында Балалар иҗат үзәге  базасында эшләүче «Креатив идеяләр» (җитәкчесе Шагвалиева А.М.), «Декоратив-гамәли сәнгать» (җитәкчесе Николаева Э.А.), «Чүлмәк әвәләү" (җитәкчесе Хәмидуллин А.Р.) берләшмәсе укучыларының иҗади һәм районның гомуми белем бирү мәктәпләренең «Робототехника» (җитәкчесе Хафизов Ф.М.), «Авиамодельләштерү" (җитәкчесе Хәсәнов И.И.), «3Д модельләштерү» (җитәкчесе Шәймурзин И.К.), «Судомодельләштерү" (җитәкчесе Исмәгыйлев А.А.), «ЧПУ станокларында фрезер эшләре» (җитәкчесе Габтерахимов Р.Т.) техник берләшмәләрендә шөгыльләнүче укучыларның эшләреннән өстәмә белем бирү күргәзмәсе оештырылды. Шулай ук «Saba БалаҺөнәр» муниципаль проектының «Робототехника» һәм «Үсемлекчелек» станцияләре эшләре күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International