Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә тәкъдимнәр бирелде

2024 елның 21 феврале, чәршәмбе

    Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы даими рәвештә өлкән яшьтәге кешеләр белән очрашулар үткәрә. Әйтик, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Саба муниципаль районының «Балкыш «халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә ял итүчеләр һәм дәваланучылар өчен чара үткәрде.

    Очрашуда катнашучыларга Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә федераль законнарның төп нигезләмәләре, зыян күрүчеләргә зыянны каплау кагыйдәләре, гражданның хокуклары һәм мәнфәгатьләре бозылган очракта гамәлләр алгоритмы аңлатылды, шулай ук бәхәсле ситуацияләрдә ничек эш итәргә һәм үзләрен мошенниклардан сакларга дигән мәгълүмат җиткерелде. Сыйфатсыз азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарларны, шул исәптән сатып алынганнарын да, дистанцион ысул белән сатып алу, көнкүреш хезмәтләре, финанс хезмәтләре күрсәтү мәсьәләләре буенча тәкъдимнәр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International