Хезмәт коллективларының йомгаклау җыелышлары

2024 елның 20 феврале, сишәмбе

Гыйнвар-февраль айларында 2023 ел йомгаклары һәм 2024-2026 еллар план чорына бурычлар буенча Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының эре һәм урта предприятиеләрендә хезмәт коллективлары җыелышлары уздырылды.

Оешкан формада Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Багманов Марат Мансур улы катнашында «Саба РСУ» ҖЧҖ, «Кристалл» ҖЧҖ, «Евро Акцент Саба» ҖЧҖ, «Евро-Акцент Экология» ҖЧҖ, «Рамазан» ҖЧҖ, «Яшен» ҖЧҖ, «Мелиорация» Саба ПМК ҖЧҖ, «Лен» ҖЧҖ коллективлары белән очрашулар узды.

Җитәкчеләр узган ел башкарылган эшләр турында хисап бирделәр, шулай ук булган проблемалар һәм урта сроклы перспективага планнар белән уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International