Бадминтон буенча 13, 15, 17 яшькә кадәр булган егетләр һәм кызлар арасында "Себер воланы" Бөтенрәсәй ярышлары

2024 елның 20 феврале, сишәмбе

14-18 февраль көннәрендә Новосибирск өлкәсе, Бердск шәһәрендә "Бадминтон буенча 13, 15, 17 яшькә кадәр булган егетләр һәм кызлар арасында "Себер воланы" Бөтенрәсәй ярышлары" үтте. Саба районының яшь бадминтончылары яхшы чыгыш ясады: 13 яшькә кадәр: 3 урын - Сафиуллин Рөстәм / Әхмәтшина Самина, парлы катнаш категориядә, 3 урын - Сафиуллин Рөстәм / Воробьёв Артем (Алабуга) белән парда, ирләр парлы категориясендә, 15 яшькә кадәр: 3 урын - Галимуллин Расуль / Черкесов Глеб (Казан) белән парда, ирләр парлы категориясендә. Спорт мәктәбе призерларын һәм тренерларын яхшы чыгыш белән котлыйбыз. Уңышлы чыгышлар һәм ярышларда җиңүләр телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International