Бәхет кошы «Сәләт-Саба» клубы кулында!

2024 елның 20 феврале, сишәмбе

19 нчы февраль көнне «Пирамида» күңел ачу комплексында IX Республикакүләм «Сәмрух» ел премиясе җиңүчеләре билгеле булды. Премия Татарстан Республикасы «Сәләт» яшьләр иҗтимагый фонды тарафыннан Татарстан Республикасы хөкүмәте ярдәме белән оештырыла.

«Сәләт-Саба» клубы акитивистлары үз көчләрен «Ел клубы»  номинациясендә сынады. Алар 3 турның дистәләгән сынавында бик уңышлы чыгыш ясадылар һәм җиңүгә ирештеләр.

«Ел клубы» номинациясендә «Сәмрух» ел премиясе иясе - «СӘЛӘТ-САБА» КЛУБЫ.

Әлеге зур җиңүне яулау өчен иң күп тырышлык куйган укучылар: клуб рәисе – Гыйбадуллина Камилә (Эзмә урта мәктәбе), рәис урынбасары- Мифтахова Азалия (Эзмә урта мәктәбе) һәм клуб активистлары – Агелова Диләрә (Сәләтле балалар мәктәбе), Килдебәк урта мәктәбеннән Ибатуллина Әлфизә, Мавлитова Динә, Каримуллин Дамир, Халимов Илдан. Клуб җитәкчесе - Мотыйгуллина Айгөл Айдар кызы.

Активистлар белән чиксез горурланабыз һәм җиңүләре белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International