28 февраль көнне Сабаның "Гимназия" базасында Татарстан Республикасында фәнни-технологик үсеш елына багышланган «Академик десант» проекты буенча чара узды.
"Тарихта без эзлебез" район конкурсында Эзмә авылыннан Жиһаншиннар гаиләсе жиңү яулады.
Эзмә жирлегендә активистлар махсус хәрби операциядәге егетләребезгә беренче ярдәм өчен наборлар жибәрделәр.
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәге көн саен социаль хезмәт алучылар белән ял сәгатьләрендә куңелле чаралар үткәреп бара.
Сатыш урта мәктәбендә район мәктәпләренең сыйныф җитәкчеләре өчен семинар үткәрелде
25 февральдә А.Гайдар исемендәге Казан шәһәрендә “На высоте” бөтенроссия фестиваль-конкурсы узды. Конкурс нәтиҗәләре буенча “Экспромт” хореография коллективы, “Сплетение” төркеме I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. “Экспромт” хореография коллективы I дәрәҗә лауреат дипломы һәм иң яхшы номер өчен сертификат белән бүләкләнде. Коллектив җитәкчесен (А. М. Давыдова) һәм укучыларны котлыйбыз, алга таба да җиңүләр телибез!
25 февраль көнне Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең "Яшьлек" хореография коллективы һәм шул коллективның "Мизгел" төркеме "На высоте" дип исемләнгән Бөтенроссия фестиваль-конкурсында катнаштылар. Уңышлы гына чыгыш ясап, алар 1 дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар. "Яшьлек" хореография коллективына иң яхшы массакүләм бию өчен 10000 сумлык сертификат, коллектив җитәкчесе А.З. Мөбәрәкҗановага Рәхмәт хаты тапшырылды.
Күренекле композитор, ТАССР (1966), РСФСР(1974) ның атказанган сәнгать эшлеклесе, якташыбыз Хөснул ага Вәлиуллинның тууына 110 ел. “Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллиннар исемендәге сәнгать мәктәбе”ндә укучылар, укытучылар катнашында “Онытырга мөмкин түгел” исеме астында искә алу кичәсе уздырылды.
Композиторның тормыш юлы, иҗаты турында мәгүлүматләр җыелды. Казан шәһәрендә яшәүче гаиләсе янына барып, тарихи материаллар барланды. Туганнары белән очрашып, бүгенге көнгә кадәр билгеле булмаган кызыклы фактлар ачылды. Барлык мәгълүматлар бергә тупланып, бай эчтәлекле искә алу кичәсе оешты.
26 февраль көнне Бигәнәй фельдшер акушерлык пункты фельдшеры Исмәгыйлева И. З. пациентлар белән артериаль гипертония һәм инфаркт миокардага багышланган чираттагы профилактик әңгәмә үткәрде, гипертония үсеше өчен куркыныч факторлар турында җентекләбрәк сөйләшенде.