Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәге көн саен социаль хезмәт алучылар белән ял сәгатьләрендә куңелле чаралар үткәреп бара. Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре үзләренең концерты белән безне сөендерде. Концерт моңлы җырлар, дәртле биюләр, матур шигырьләр белән үрелеп барды. Социаль хезмәт алучы өлкәннәребез яхшы кәеф һәм уңай тәэсирләр алдылар.