28 нче февральдэ Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар йортында вак моториканы яхшырту буенча индивидуаль күнекмәләр үткәрелде.
Күп функцияле «Дон» комплексы бу күнекмәләрне үткәрү өчен бик яхшы чишелеш. Ул хәрәкәт координацияләрен үстерүгә ярдәм итә, сенсомотор активлыкны яхшырта, буыннарның сыгылмалылыгын һәм хәрәкәтчәнлеген арттыра.
"Дуга"дигән элемент - горизонталь нигездә теркәлгән, кидерелгән боҗралы дуга рәвешендәге штанга. Күнегү барышында социаль хезмәт алучы боҗраларны башта бер якка, аннары кирегә күчерә. Дуга контроле астында төгәл хәрәкәтләр башкарыла.
"Лабиринт" элементы төрле формалы каналлар һәм өзекләр белән эшлэнгән такта формасында. Кунегүнен максаты: канал буйлап стержень белән хәрәкәт итү һәм аны канал ахырында гына чыгару. Күнегүләр ябык күзләр белән дә башкарыла, бу күпкә катлаулырак, әмма мускуллар хәтерен өйрәтергә мөмкинлек бирә.
2024 елның 25 февралендә Яр Чаллы ипподромында 26 ел дәвамында үткәрелә торган Салават Кубогына бозда машина ярышларына нәтиҗә ясалды.
27 февральдә "Чулпан" кафесында "ресторан сервисы" компетенциясе буенча "Яшь мастер" чемпионатының муниципаль этабы узды.
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Олы Шыңар урта мәктәбендә җыр һәм строй смотры, "Аҗаган" хәрби-патриотик уеннары оештырылды.
Әлеге утырышта Мәгариф идарәсе җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Ханафиева А.Ш., Алдынгылар хәрәкәтенең Саба районы буенча кураторы Хазиев И.И. катнаштылар.
Очрашу барышында башкарылган эшләргә йомгак ясалды һәм киләчәккә булган чаралар белән таныштырылды.
4 этап. 2 сезон. “Энергия Добра” Кубогына ярышлар
24 февральдә Кече Шыңар мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм кичәсе узды. 23 февраль-Ватаныбызны саклаучы барлык кешеләрнең бәйрәме. Бу чын ир-атлар бәйрәме, шулай ук Ватанны саклаучылар булып үсәчәк кыю, җитез һәм ышанычлы малайлар бәйрәме. Конкурс программасында авыл яшьләре һәм яшүсмерләр катнашты.
Юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр хәзер Россия Федераль салым хезмәтенең таныклык бирү үзәгенә шәхсән мөрәҗәгать итмичә, биометрия буенча квалификацияле электрон имза рәсмиләштерә ала. Хезмәт Россия Федераль салым хезмәте һәм биометрик технологияләр үзәге тарафыннан вице-премьер Дмитрий Григоренко кушуы буенча гамәлгә ашырыла һәм «старт бизнеса онлайн»суперсервисын формалаштыруның беренче адымы була.