2024 елның 25 февралендә Яр Чаллы ипподромында 26 ел дәвамында үткәрелә торган Салават Кубогына бозда машина ярышларына нәтиҗә ясалды.
Чаллы бозын Россиянең һәм республиканың иң яхшы пилотлары сынап карады. Алар әйтүенчә, бу ярышлар иң кызыклы һәм катлаулысы.
Чаллыда узган чара берьюлы берничә турнирны берләштерде: Россия чемпионаты (4-нче этап), Россия Кубогы (4-нче этап), Россия автомобиль федерациясе Кубогы (4-нче этап), РАФ академиясе (4-нче этап). Ярышчылар 1400, 1600, Свободный һәм IRJ Series классларында ярыштылар. Трассаның озынлыгы 1 269 м, киңлеге 1014 м.
РАФ кубогы этабындагы ярышлар нәтиҗәләре буенча Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургали улы Миңнеханов 2 урынны алды.
СТК Тимерхан командасы команда зачетында 3 урынны алды.
Раис Нургалиевичны чын күңелдән котлыйбыз, сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм спортта алга таба да уңышлар телибез!