27 февральдә "Чулпан" кафесында "ресторан сервисы" компетенциясе буенча "Яшь мастер" чемпионатының муниципаль этабы узды. Әлеге компетенциядә Тимершык балалар бакчасыннан, Эзмә балалар бакчасыннан, Шәмәрдәннең "Теремок " балалар бакчасыннан, Сабаның "Бәләкәч", "Балачак" балалар бакчаларыннан 5 мәктәпкәчә яшьтәге бала катнашты. Яшь профессионаллар ресторан сервисы белгече турында белемнәрен күрсәттеләр, әлеге һөнәр өчен кирәкле әйберләр, кораллар турында сөйләделәр, туган көнгә төшке аш өчен өстәл сервировкасын башкардылар, декоратив элементлар белән бизәделәр, клиентларга хезмәт күрсәттеләр. Ресторан бизнесы юнәлешендә шәхси эшмәкәр Хурамшина Әдилә Әдһәм кызы, конкурс жюри әгъзасы буларак, катнашучыларның ресторан сервисы өлкәсендәге белемнәрен һәм гамәлләрен югары бәяләде, аларга алга таба уңышлар теләде. Балалар җиңүчеләр һәм катнашучылар дипломнары белән бүләкләнделәр, шулай ук акчалата сертификатлар тапшырылды.