23 февраль — Ватанны саклаучылар коне – батырлык, намус hәм кыюлык көне белән ихластан котлыйбыз сезне. Бүгенге бәйрәм көчле рухлылык, ир-егетлəрнең кыюлык, намус һəм абруй шикелле сыйфатларга ия булуларын тагын бер кат раслый торган тантана. Туган илгә һəм үз халкыңа хезмəт итү ул, туган илен чын күңелдән сөюче гражданнарның һәрчак иң югары максаты булды һəм шулай ук булып калса иде. Сезгә һәм якыннарыгызга тыныч күк йөзе, ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлык, рухи һәм матди байлык, һәр эшегездә бары тик уңышлар гына телибез. Мөбәрак булсын бүгенге матур бәйрәмегез!!!
Дүрт көн дәвамында «Яшь оста 2024» төбәк-ара конкурсының муниципаль этабын үткәрү буенча эш барды.
2-3 мартта Эзмә авыл җирлеге Спартакиадасына чакырабыз
28 февральдә Кече Шыңар мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре, Олы Шыңар авыл җирлегеннән Шәйхетдиновлар гаиләсе белән берлектә, «Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез» Республика Шәҗәрә конкурсының зона турында катнаштылар.
5 февраль көнне Иске Мичән мәдәният йортында «Безнеңчә...» - дип исемләнгән хәйрия концерты булып узды.
Ватанны саклаучылар көне унаеннан Керәнне авыл клубында бәйрәм кичәсе булып узды. Мичән авыл китапханәсе белән берлектә оештырылган чарада ир-егетләребезгә "Башваткыч" интерактив уены тәкъдим ителде. Уенда катнашучылар үзләренең хәрби өлкәдә зирәклекләрен күрсәттеләр. Интерактив уен матур жырлар, биюләр, тетрәндергеч шигырьләр белән үрелеп барды. Тамашачылар да тик утырмадылар: алып баручының сорауларына җаваплар эзләделәр, матур бүләкләргә ия булдылар. Уллары махсус хәрби операцияда катнашучы Гимадиевлар гаиләсенә изге теләкләр, олы рәхмәт сүзләре җиткерелде, бүләккә җыр янгырады. Бәйрәм чарасын катнашучылар да, тамашачылар да җылы кабул иттеләр, канәгать калдылар, илләребез тыныч булсын дигән теләктә өйләргә таралыштылар.
Керәнне авыл клубы "Солдатка хат"акциясенә кушылды. Солдатка хат акциясе барышында катнашучылар махсус хәрби операциядә катнашучы Россия армиясе хәрбиләренә хатлар язалар. Шулай ук укучылар хатлардан тыш рәсемнәр дә ясадыар. Иң мөһиме - мәктәп яшендәге балалар өйдән ерак булган кеше өчен ярдәмнең никадәр кирәкле булуын аңлыйлар. Хатларда укучылар бүгенге көндә хәрби бурычларын үтәүче егетләребезгә рәхмәт сүзләрен, сәламәтлек теләкләрен һәм тизрәк өйләренә кайтуларын белдерделәр. Бергәләп, чын күңелдән язылган балалар хатлары, батыр солдатлар өчен тыныч күк йөзе өчен , безнең тынычлыгыбызны саклаганнары өчен рәхмәт булып барып ирешер дип ышанабыз.
Саба муниципаль районы авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасында чаңгы ярышлары буенча шәхси-команда ярышлары