Республика Шәҗәрә конкурсының зона турында катнашу

2024 елның 29 феврале, пәнҗешәмбе

28 февральдә Кече Шыңар мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре, Олы Шыңар авыл җирлегеннән Шәйхетдиновлар гаиләсе белән берлектә, «Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез»  Республика Шәҗәрә конкурсының зона турында катнаштылар. Мәдәният йорты фойесында Габдрахмановлар нәселенең күргәзмәсе тәкъдим ителде, анда шәҗәрәнең тарихи фактлары күрсәтелде , истәлекле, борынгы әйберләр, милли ризыклар, кул эшләре куелды. Сәхнәдә шәҗәрәгә презентация  белән, нәселнең тарихы, танылган шәхесләре, казанышлары турында  чыгыш ясалды. Шәйхетдиновлар гаиләсе  2 дәрәҗә диплом һәм  акчалата сертификат белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International