Дүрт көн дәвамында «Яшь оста 2024» төбәк-ара конкурсының муниципаль этабын үткәрү буенча эш барды. 48 бала «Урман эше», «Сити фермерлыгы», «Пешекче эше», «Чәчтараш сәнгате», «Кием һәм аксеcсуарлар дизайны» «Рәсем эшчәнлеге» компетенцияләре буенча үз белемнәрен һәм күнекмәләрен күрсәттеләр. Әлеге һөнәрләр буенча компетентлы жюри балаларның яхшы әзерлегенә һәм балалар бакчаларының зур мөмкинлекләренә югары бәя бирде.