Алар Саба-Арена кафесында камырны болгаттылар һәм махсус хәрби операция зонасына җибәреләчәк камыр токмачын кисеп алдылар.
Саба районы халкы махсус хәрби операциядә катнашучы якташларына ярдәм итүне дәвам итә. Барлык авылларда диярлек җирле халык окоп шәмнәре, коры душ, кием тегү белән мәшгуль. Әлбәттә, хатын-кызлар кыр шартларында балаларның нәрсә ашаулары турында күбрәк борчыла. Аларның тиз туендырырга һәм сәламәтлекләрен ныгытырга сәләтле ризыклар кабул итүләрен бик тели. Нәкъ менә шуңа күрә районда тиз әзерләнә торган ризыклар әзерләү аеруча үсеш алган.
Шушы көннәрдә безнең хезмәткәрләр «Саба-Арена» спорт мәктәбенең кафесында өй токмачын күпләп әзерләүгә җыелдылар. Киселгән кесәләрне алар хәрбиләргә волонтерлар аша җибәрәчәкләр.
Әлеге акциядә катнашкан барлык хезмәткәрләребезгә зур рәхмәтебезне белдерәбез!
Юлбат «Ромашка» балалар бакчасында “Батырлыкта-матурлык” атнасы булып узды. Атна дәвамында балаларда кыю, батыр солдат булу теләге уяту; әтиләре, абыйлары белән горурлану хисе тәрбияләү; Ватанны саклаучылар турындагы күзаллауларын киңәйтү күздә тотылды. Җирне, күкне, диңгезне саклаучылар турында белемнәре баетылды.
«Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасы кысаларында тантаналы рәвештә яшь гаиләләргә торак сертификатлары тапшырылды районда. Йорт төзү яки сатып алуга социаль субсидиягә ия булучылар арасында Адилә һәм Инзил Мостафиннар, Алия һәм Динар Шакировлар да бар. Алия Шакирова Финанс-бюджет палатасында 2011 елдан, Инзил Мустафин оешмада 2019 елдан эшли. Аларны район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов тәбрикләде. Ул яшьләргә сертификаттан файдалану, банкта счетлар ачу тәртибен аңлатты, башкаларга матур үрнәк булып яшәргә чакырды. Гаиләләргә 7 ай эчендә субсидияне тиешле максатка тотып бетерергә тиеш булуларын искәртте.
2024 елның 29 февраль көнендә Тимершык урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында 2008 елда туган һәм аннан яшьрәк егетләр арасында баскетбол буенча ачык турнир булып узды.
26-27 февраль көннәрендә “Сабантуй” спорт мәктәбендә конкур буенча ярышлар булып узды.
Олы Арташ «Карлыгач» балалар бакчасыннан Хәбибрахманов Айгиз «Сити-фермерлык» компетенциясе буенча «Яшь-мастер» номинациясендә 2 дәрәҗәдә җиңүче булды.
Олы Арташ «Карлыгач» балалар бакчасында «Элементар математика күнекмәләрен формалаштыру» темасы астында семинар оештырылды.
Югары Симет урта мәктәбендә февраль ае хәрби-патриотик тәрбия айлыгы буларак үтте. Айлык кысаларында, мәктәптә бик күп чаралар үткәрелде. Укучылар ике командага бүленеп җитезлектә , тапкырлыкта көч сынаштылар.
Музейга килүче өлкән буын кешеләре өчен үткәрелә торган музей дәресләре төбәкнең тарихи-мәдәни мирасы белән кызыксынуга, аларны җәмгыятьнең мәдәни тормышына үз өлешен кертүгә һәм үзара аралашу, аларга игътибар күрсәтү өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән. Шуңа бәйле рәвештә Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда өлкән буын вәкилләренең чираттагы җылы, җанлы очрашуы узды. Бу юлы музей дәресендә катнашучылар белән Лесхоз поселогында балалар бакчасының барлыкка килү тарихы турында фикер алышынды. Яңа балалар бакчасы ачылу белән бәйле кайбер вакыйгаларны искә төшерделәр. Дәрес ахырында алар өчен «Алтын балык» мастер-классы үткәрелде. Һәркем үз эшендә иҗади осталыкларын тормышка ашырырга тырышты.