2024 елның 29 февраль көнендә Тимершык урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында 2008 елда туган һәм аннан яшьрәк егетләр арасында баскетбол буенча ачык турнир булып узды. Ярышта барлыгы 3 команда катнашты: МБУ КСШ Питрәч командасы, Вятка Аланы шәһәреннән килгән “Электрон” спорт мәктәбе һәм “Сабантуй” спорт мәктәбе командасы.
Уеннар дус мөнәсәбәттә, әмма ярышу шартларында узды. Бер команданың да җиңеләсе килмәде. Барысы да яхшы уен күрсәтергә омтылды. Әмма һәр уенда җиңүче һәм җиңелүчеләр булган кебек, бу ярышта да беренчелекне бары бер команда гына яулады:
1 урын – “Электрон” спорт мәктәбе (Вятка Аланы шәһәре)
2 урын - "Сабантуй” командасы
3 урын - МБУ КСШ Питрәч командасы
Җиңүчеләр һәм призлы урын алучылар кубок, грамота белән бүләкләнделәр. Турнир азагында “Сабантуй” спорт мәктәбенең баскетбол тренеры Шакиров Шамил Хасановичны узган 65 яшьлек юбилее белән котладык. Шамил Хасанович менә инде ничә еллар буе Саба районында баскетбол спорт төрен үстерүдә үзенең зур өлешен кертә. Хөрмәтле тренерыбызны юбилее белән тәбрик итәбез. Киләчәктә дә зур уңышлар, саулык –сәламәтлек теләп калабыз.