Һәрбер халыкның үзенә генә хас ризыклары, ашлары бар. Татар халкында да алар бик күп: чәкчәк, гөбәдия, бәлеш, коймак, талкыш-кәләвә һ.б.
28 нче февраль Бөтендөнья татар милли ашлары көне билгеләп үтелә. Балаларны татар ашларының кайбер төрләре белән таныштыру максатыннан Сабаның 5нче номерлы “Бәләкәч” балалар бакчасының уртанчылар төркеме балалары янына әлеге төркемдә тәрбияләнүченең әнисе кунакка килде. Ул кызларга камыр басу һәм токмач кисү серләрен өйрәтте. Һәм шулай ук камыр ясау өчен нинди продуктлар кирәк икәнен дә искәртеп үтте. Безнең балалар кискән токмач белән ашны бик яратып ашыйлар.