ЯҢАЛЫКЛАР


4
март, 2024 ел
дүшәмбе

3 мартта Саба район китапханәсендә ротангадан кашпо үрү буенча мастер-класс үткәрелде. Мастер-класста 7 кеше катнашты.

Тэги: мәдәният бүлеге

3
март, 2024 ел
якшәмбе

Эзмә спартакиадасында мини-футбол һәм кеберфутбол буенча җиңүчеләр һәм призерлар

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

Эзмә Спартакиадасында волейбол буенча җиңүчеләр.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

Эзмә авыл җирлеге спартакиадасында хоккей буенча җиңүчеләр билгеләнде

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация

2024 елның 1-2 мартында Чистай шәһәрендә гер күтәрү спорты буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды.

 


2
март, 2024 ел
шимбә

2024 елның 1 мартында Яшел Үзән шәһәренең "Маяк" СК чаңгы базасында Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында чаңгы ярышлары узды.

2 март көнне Балтач районында III Төбәкара "Талантлар парады" балалар иҗат фестиваль-конкурсы узды.

Конкурс нәтиҗәләре: Мөхәммәтгалиева Азалия - III дәрәҗә дипломант.

 Рахматуллина Мәликә - III дәрәҗә дипломант.

 Габтрахманова Самира - II дәрәҗә дипломант.

 Абсәлихова Зилия - I дәрәҗә дипломант.

 Павлова Ксения - III дәрәҗә лауреат.

Давыдова Эвелина - III дәрәҗә лауреат.

 Сәлимова Сафия - III дәрәҗә лауреат.

 Садыйкова Мәрьям-  II дәрәҗә лауреат.

 “Экспромт” хореография коллективының “Сплетение” төркеме -  II дәрәҗә лауреат. Давыдова А. М. - I дәрәҗә лауреат.

 “Экспромт” хореография коллективы - I дәрәҗә лауреат.

Укучыларыбызны котлыйбыз һәм алга таба да җиңүләр телибез!

Тэги: Мәдәният бүлеге

1 март көнне район балалар китапханәсе хезмәткәрләре Саба гимназиясенең 6 “Г” сыйныф укучылары өчен  «Барысын да белергә телим»дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрделәр. Укучылар 2 командага бүленеп, кызыклы, мавыктырыч, фикерләү турлары аша үз белемнәре белән көч сынаштылар. Интеллектуаль уен аша укучылар  үзләренең белем запасын күрсәтеп кенә калмыйча, уңай эмоцияләр  алып, күп кызыклы мәгълүматлар  белделәр. Чара “Шәм ясау” мастер-классы белән тәмамланды.

Тэги: мәдәният бүлеге

«Бер очрашу – үзе бер гомер» -  очрашу, кичә.
1 март - язның беренче көнендә, Саба район китапханәсе лаеклы ялда булган ветеран китапханәчеләрне үзенә җыйды. Чараны реконструкциядан соң яңартылган яңа бина буенча экскурсиядән башладык.Үзгәрешләр, китапханә эшчәнлегенә күзәтү ясап, элек эшләгән эш урыннарын исләренә төшерделәр, хәтирәләр яңарттылар.
Чараның икенче өлешен чәй өстәле артында дәвам иттек. Өлкәннәребезгә китапханәбездә эшләнгән эшләр, ирешелгән үрләр турында Ләйсән Ракиповна таныштырды. Озак еллар мәдәният бүлеген җитәкләгән Миннехат Гатович үзенең хис – кичерешләре белән уртаклашты, соклану, рәхмәт сүзләрен җиткерде. Һәр китапханәче үз эшчәнлеге турында, тормышы, эштә булган кызыклы вакыйгалар белән уртаклаштылар. Мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Фидаилевич өлкәннәребезгә олы рәхмәтләрен җиткереп, алга таба да безгә өлге булырга язсын дигән теләкләр белән таралыштылар

Тэги: мәдәният бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International