«Бер очрашу – үзе бер гомер»

2024 елның 2 марты, шимбә

«Бер очрашу – үзе бер гомер» -  очрашу, кичә.
1 март - язның беренче көнендә, Саба район китапханәсе лаеклы ялда булган ветеран китапханәчеләрне үзенә җыйды. Чараны реконструкциядан соң яңартылган яңа бина буенча экскурсиядән башладык.Үзгәрешләр, китапханә эшчәнлегенә күзәтү ясап, элек эшләгән эш урыннарын исләренә төшерделәр, хәтирәләр яңарттылар.
Чараның икенче өлешен чәй өстәле артында дәвам иттек. Өлкәннәребезгә китапханәбездә эшләнгән эшләр, ирешелгән үрләр турында Ләйсән Ракиповна таныштырды. Озак еллар мәдәният бүлеген җитәкләгән Миннехат Гатович үзенең хис – кичерешләре белән уртаклашты, соклану, рәхмәт сүзләрен җиткерде. Һәр китапханәче үз эшчәнлеге турында, тормышы, эштә булган кызыклы вакыйгалар белән уртаклаштылар. Мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Фидаилевич өлкәннәребезгә олы рәхмәтләрен җиткереп, алга таба да безгә өлге булырга язсын дигән теләкләр белән таралыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International