2 март көнне Балтач районында III Төбәкара "Талантлар парады" балалар иҗат фестиваль-конкурсы узды.
Конкурс нәтиҗәләре: Мөхәммәтгалиева Азалия - III дәрәҗә дипломант.
Рахматуллина Мәликә - III дәрәҗә дипломант.
Габтрахманова Самира - II дәрәҗә дипломант.
Абсәлихова Зилия - I дәрәҗә дипломант.
Павлова Ксения - III дәрәҗә лауреат.
Давыдова Эвелина - III дәрәҗә лауреат.
Сәлимова Сафия - III дәрәҗә лауреат.
Садыйкова Мәрьям- II дәрәҗә лауреат.
“Экспромт” хореография коллективының “Сплетение” төркеме - II дәрәҗә лауреат. Давыдова А. М. - I дәрәҗә лауреат.
“Экспромт” хореография коллективы - I дәрәҗә лауреат.
Укучыларыбызны котлыйбыз һәм алга таба да җиңүләр телибез!
11 февраль Казан шәһәрендә Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләрнең “Вдохновение” иҗат фестиваль - конкурсы узды. Анда Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы (укытучылары Давыдова А. М.) укучылары катнашты һәм түбәндәге нәтиҗәләргә ирештеләр: Павлова Ксения - II дәрәҗә лауреат. “Сплетение” төркеме һәм “Экспромт” хореография коллективы - I дәрәҗә лауреат булдылар.
Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда Лесхоз бистәсенең картлар һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәтләр алучы өлкән буын вәкилләре өчен мастер-класс үткәрелде. Чараның максаты төрле ысуллар белән картиналар ясау булды. Музей хезмәткәрләре, чарада катнашучы һәр кешенең мөмкинлекләрен исәпкә алып, эшне башкардылар. Чарада катнашучылар бик теләп чәчәк композицияләре төзеделәр, уңай хис-кичерешләр һәм яхшы кәеф алдылар.
4 август көнне “Җәйге китапханә” проекты кысаларында, “Шатлык” балалар бакчасында Саба район балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Туган ягым – Байлар Сабасы» дип исемләнгән туган якны өйрәнү сәгате үткәрделәр.
1990 елның 31 августында Татарстан Республикасы Югары Советы тарафыннан Татарстан Республикасының Төп Законын эшләү өчен президент җитәкчелегендә Конституция комиссиясе төзү турында Карар кабул ителә. 1992 елның 6 ноябрендә Югары Советның XII сессиясендә Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителә. Бу төрле милләт, сәяси бәйләнешләр һәм диннәр- кешеләрне берләштергән, республиканың күпмилләтле халкының чагылышын гәүдәләндергән Россия һәм Татарстан тарихында яңа чор таләпләренә тулысынча җавап бирә торган мөһим сәяси-хокукый документ. 6 ноябрь республикада бәйрәм көне - Татарстан Республикасы Конституциясе көне дип игълан ителде. Әлеге истәлекле көн хөрмәтенә, мәдрәсә музей хезмәткәрләре мәгълүмати-танып белү сәгате уздырды.
Саба балалар сәнгать мәктәбендә Яңа ел бәйрәме.
Хореография укытучысы Ахмедова А. Н. теория укытучысы Захарова А. В. яшьләр көненә багышланган " Биеп яшә "дип исемләнгән массакүләм чара үткәрделәр. Анда Шәмәрдән филиалының хореография бүлеге укучылары катнашты. Чарага төрле бию уеннары кертелгән иде. Чара барышында балалар яңа хореографик хәрәкәтләрне үзләштерделәр, очрашу флэш-моб белән төгәлләнде. Балалар бик канәгать калдылар һәм яхшы кәеф белән өйләренә таралдылар.
2020 елның 12 августында Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе фортепиано классы укытучылары укучылар өчен «Музыкаль пикник» оештырдылар. Укучыларга "Көйне тап" уены тәкъдим ителде, балалар популяр мультфильмнардан җырларны танып бик теләп башкардылар. Чара «Ямьле Саба» яр буенда актив ял белән тәмамланды.
2020 елның 11 августында "Ямьле Саба" яр буенда Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллинар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең музыка бүлеге баян классы укучылары һәм укытучыларының җәйге очрашуы булып узды. Чарада катнашучылар музыкаль номерлар белән чыгыш ясадылар: баянда, курайда, тальянда уйнадылар. Уеннар һәм конкурслар актив үтте.
Шәмәрдәндә Бөтенроссия Физкультурниклар көненә, Саба муниципаль районының 90 еллыгына һәм ТАССР оешуның 100 еллык юбилеена багышланган спорт бәйрәме (чара) уздырылды.