4 август көнне “Җәйге китапханә” проекты кысаларында, “Шатлык” балалар бакчасында Саба район балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Туган ягым – Байлар Сабасы» дип исемләнгән туган якны өйрәнү сәгате үткәрделәр. Китапханәчеләр балаларга районыбызның истәлекле урыннары турында сөйләделәр, туган якка багышланган китап күргәзмәсенә күзәтү ясадылар. Чара ахырында барлык катнашучыларга Саба районының герб буягычы тапшырылды.