3 декабрьдә Россиядә иң кайгылы истәлекле даталарның берсе - Билгесез Солдат көнен билгеләп үтәләр. 1966 елның 3 декабрендә Мәскәү янындагы немец гаскәрләрен тар-мар итүгә 25 ел тулу хөрмәтенә Александров бакчасында Билгесез Солдатның көлен тантаналы рәвештә күчереп җирлиләр. Александровка бакчасындагы мемориал ата-бабалары, ирләре, абыйлары һәм уллары истәлеген хөрмәтләү урынына әверелде. Ел саен җиңү өчен гомерләрен корбан иткән каһарманнарны искә алалар. Мәктәп укучылары өчен "Җиңү юллары" мәдәни-агарту программасы кысаларында 02.12.2024 конне "Хөснулла хэм Аллаhияр Валиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе" муниципаль бюджет мәгариф учреждениесендә укытучылар Мөбәрәкҗанова А.З., Шәмсивалиев И.З. Саба сәнгать мәктәбенең хореография булеге 3 нче сыйныф укучылары белән истәлек дәресе үткәрделэр. Укытучылар балаларга бу датаның тарихы һәм традицияләре турында сөйләделәр.
Шулай ук балалар " Батырлык дәресе. Билгесез солдат " дигән видеороликны да карадылар.
Балалар сугыш турындагы җырларны горурланып тыңладылар. Гражданлык-патриотик юнәлештәге чаралар үсеп килүче буынны патриотизм рухында тәрбияли, тарихи вакыйгаларга кызыксыну уята, Бөек Ватан сугышында җиңүнең бөтен ил һәм дөнья халыклары өчен әһәмиятен аңларга ярдәм итә.
Бөтен дөньяда хәбәрсез югалган дип саналган иң күп санда солдатлар - элеккеге СССР илләрендә, шуна да Россия өчен бу көн һәрвакыт аерым әһәмияткә ия булачак.