Музейга килүче өлкән буын кешеләре өчен үткәрелә торган музей дәресләре төбәкнең тарихи-мәдәни мирасы белән кызыксынуга, аларны җәмгыятьнең мәдәни тормышына үз өлешен кертүгә һәм үзара аралашу, аларга игътибар күрсәтү өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән. Шуңа бәйле рәвештә Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда өлкән буын вәкилләренең чираттагы җылы, җанлы очрашуы узды. Бу юлы музей дәресендә катнашучылар белән Лесхоз поселогында балалар бакчасының барлыкка килү тарихы турында фикер алыштылар. Яңа балалар бакчасы ачылу белән бәйле кайбер вакыйгаларны искә төшерделәр. Дәрес ахырында алар өчен «Алтын балык» мастер-классы үткәрелде. Һәркем үз эшендә иҗади осталыкларын тормышка ашырырга тырышты.