Волейбол буенча турнир

2024 елның 29 феврале, пәнҗешәмбе

26 февральдә «Алтын Туп» спорт комплексында волейбол буенча турнир узды. Әлеге уен Гаилә елы һәм «Ватанны саклаучылар көне»нә багышланган иде. Сәләтле балалар мәктәбе укучыларының әтиләре, абыйлары һәм бабайларыннан торган 12 команда иң яхшы һәм көчлесе булу өчен ярыштылар.

Волейбол ул команда уены, берләштерә, ихтыяр һәм максатчанлык хисе тәрбияли. Командалар да бердәм булдылар һәм гомуми көч белән генә яхшы нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин булуын күрсәттеләр.

Турнир нәтиҗәләре буенча 9 нчы сыйныф командасы 3 нче урынны яулады, 5 нче сыйныф командасы 2 нче урынга лаек булды, ә 4 нче А сыйныфы командасы җиңү яулады. Без барлык призерларны һәм турнир җиңүчесен котлыйбыз, шулай ук яхшы уен, ярдәм өчен барлык әти-әниләргә рәхмәтебезне белдерәбез!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International