28 февраль көнне Сабаның "Гимназия" базасында Татарстан Республикасында фәнни-технологик үсеш елына багышланган «Академик десант» проекты буенча чара узды.
«Академик десант» проекты үз эченә берничә чараны ала, шул исәптән интерактив лекцияләр, аларда ТР Фәннәр Академиясенең Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институтыннан Иванов Дмитрий Владимирович Саба муниципаль районы табигате һәм геологиясе, аеруча саклана торган табигый территорияләр, су ресурслары турында сөйләде.
«Академик десант» проекты кысаларында Казан дәүләт энергетика университеты, КФУ һәм КНИТУ Экология һәм табигатьтән файдалану институты вәкилләре катнашында химия-биология юнәлешендәге берничә һөнәр турында сөйләделәр. Әлеге презентацияләрнең максаты-укучыларга карьера үсеше һәм шәхес үсеше өчен перспективалы һөнәрләр күрсәтү.